news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Күтәмә мәктәбе теплицасында яшел суган үстерәләр

Февральдә редиска чәчәргә ниятлиләр, шулай ук помидор, чәчәк үсентеләре, кыяр да үстерергә уйлыйлар.

(Чирмешән, 26 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Урамда кыш хакимлек итә, ә Татарстанның Чирмешән районы Күтәмә авылы урта мәктәбенең теплицасында җылы, дымлы һава. Биредә кыякка суган, салат һәм петрушка үсә, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Декабрь ахырында биредә суган кыягын өзә дә башлаганнар. Мәктәп ашханәсендә аш әзерләгәндә менә дигән витамин. Ә менә салат белән петрушка авыррак үсә икән, урамдагы суыклар комачаулый, җылы җитмидер.

Тәүге уңышны җыеп алгач, февральдә редиска чәчәргә ниятлиләр, шулай ук помидор, чәчәк үсентеләре, кыяр да үстерергә уйлыйлар, дип яза район газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot