Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының “Ивушки” ансамбле рус хор музыкасы фестивалендә лауреат булды
Коллективка Диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды.
(Чирмешән, 12 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Иске Элмәле мәдәният йорты каршындагы “Ивушки” ансамбле Казанда узган Александр Котков исемендәге рус хор музыкасы фестиваленнән лауреат Дипломы белән кайттылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"Җыр бәйрәмендә республика районнарыннан һәм Казаннан 40 ка якын коллектив чыгыш ясады. Әлеге фестивальдә без элек тә катнашкан идек, быел да чакырдылар. Беренче көнне рус традицион мәдәниятне үстерү мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” оештырылды, икенче көнне концерт булды", - ди Иске Элмәле мәдәният йорты директоры Вера Захарова.
Бәйге шартлары буенча һәр коллектив ике җыр башкарырга тиеш иде, ләкин, катнашучылар күп булу сәбәпле, бер номер гына күрсәттек. Оештыру комитеты һәм тамашачылар безне бик җылы кабул иттеләр, алкышларны кызганмадылар. Коллективка Диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз