Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Ивашкино мәктәбендә Василий Вареев истәлегенә мемориаль такта куелды
Бөек Ватан сугышы ветераны, журналист, танылган совет язучысының 110 еллыгына биредә башка чаралар да оештырылды.
(Чирмешән, 15 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән”, Марат Гомәров). Чирмешән районының Ивашкино мәктәбендә Василий Вареев истәлегенә мемориаль такта куелды, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы. Бөек Ватан сугышы ветераны, журналист, танылган совет язучысының 110 еллыгына биредә башка чаралар да оештырылды.
-Туганыбыз соңгы тапкыр безгә, Әккәрәйгә 1967 елда кайтты. Ул вакытта әни - Марфа (аларның әтиләре бертуган) исән иде әле, Василий Петровичны Ивашкинода бик кунак иттеләр, - ди Вареевның Әккәрәйдә яшәүче туганы Федор Трофимов.
Кызык, авылдан бала килеш диярлек чыгып киткән, читтә үскән Вареев чуваш телен онытмаган, кайткач, ул туганнары белән ана телендә аралаша. Авылдашларының чуваш гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап яшәвенә сөенеп китә кунак.
Үзенчәлекле, катлаулы язмышлы шәхес ул Василий Вареев. Ул 1907 елда Ивашкино авылында балта остасы гаиләсендә туа. 1921 елгы ачлык вакытында аның әтисе һәм әтисенең туганнары Алтай краена күченергә булалар. Тик юлда олылар, шул исәптән Василийның әтисе, әнисе, ике сеңлесе тиф авыруыннан дөнья куйганнар. Ятим калган малай Барнаул балалар йортында тәрбияләнә. Анда әдәбият, журналистика белән кызыксына, газеталарга мәкаләләр яза башлый. Новокузнецк шәһәрендә өйләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, якташыбыз үзе теләп сугышка китә. Смоленск янында каты яралана, дәвалангач - янә сугышка. “Кызыл Йолдыз” һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән Василий Вареев сугыштан соң гаиләсе белән Казахстанга, Уральск шәһәренә күченә, “Приуралье” өлкә газетасында эшли, ул - берничә китап авторы.
-1956 елда Василий Вареев язучы Михаил Шолохов белән таныша. СССР Язучылар берлеге рәисе, Нобель премиясе лауреаты Уральскига килсә, кунакханәләрдә түгел, нәкъ менә Вареевларда туктала. Фронтовиклар якын дусларга әвереләләр, бер-берсен кунак итәләр, балыкка, ауга йөриләр. Бер хатында Шолохов: “Син иң тугрылыклы дус” дип яза Василий Вареевка, - ди районыбызның мемориаль үзәк директоры, җирле тарихчыбыз Валентина Захарова.
Шолохов Вареевларда идәндә ятып йокларга яраткан, бала чактагы кебек, дип шаярткан олуг язучы. Вареевларның кызлары Тамара Бойко да Шолоховларның Мәскәүдәге фатирында кунак була.
Мемориаль үзәктә “Вареев Василий Петрович – Михаил Шолохов дусты“ дигән күргәзмә оештырылды. Ул ике айлап эшләячәк.
-Василий Петровичны бик хөрмәт иткәннәр күрәсең, бервакыт дачасына кергән караклар да, хәтта, язучының башка әйберләренә тимичә, “Василий Петрович, ачуланма, рюмка алабыз”, дип язып калдырганнар. Дача күршеләре исә, “Син, Петрович, әйдә, яз гына, эшләреңне үзебез карарбыз”, - дигәннәр дип сөйли Федор Трофимов.
Федор Ильич шундый туганы хөрмәтенә мемориаль такта ясаткан. Аны Ивашкино мәктәбенә фойесына урнаштырып, тантаналы итеп, кунаклар катнашында ачтылар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз