Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Ивашкино мәктәбендә ел буе суган кыягы өзәләр
Май уртасыннан ук Ивашкино мәктәбе кирәксенүчеләргә үз теплицаларында үстергән помидор, борыч үсентеләрен сата башлаячак.
(Чирмешән, 17 апрель “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин). Чирмешән районының Ивашкино мәктәбендә ел буе суган кыягы өзәләр. Май уртасыннан ук Ивашкино мәктәбе кирәксенүчеләргә үз теплицаларында үстергән помидор, борыч үсентеләрен сата башлаячак .Бу теплица – мәктәп горурлыгы. Ивашкинолылар аны республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2012 елда оештырган мәктәп яны участоклары арасында бәйгесендә отылган грант акчасына алганнар. 100 мең сум 12х3 метр зурлыктагы теплицага һәм мотоблокка да җиткән, дип яза җирле басма.
Теплицаны җылылык трассасына “утыртканнар“, анда 1000 төптән күбрәк борыч, помидор, чәчәк үсентеләре үстергәннәр. Аннан кергән акчага теплицаны тагын 12 метрга озынайтканнар, нәтиҗәдә мөмкинлекләр сизелерлек арткан.
-Без быел эшмәкәр Альберт Латыйпов белән килешү төзедек: ул томатлар һәм болгар борычы орлыклары белән тәэмин итә, аннан соң үсентеләрне урнаштырырга булышачак, - ди мәктәп директоры Юрий Апалаев.
Мәктәп бакчасы 2 гектар 60 сутый җир били. Шуның 67 сутыенда яшелчәләр үстерәләр.
-Яшелчәләр өчен мәйданнарны арттырырга ниятлибез, - ди Юрий Анатольевич. -Суганны элеккеге 6 сутый урынына – 10, бәрәңгене 6 урынына 16 сутыйда утыртабыз.
Ивашкино мәктәбе укучылары һәм укытучылары узган елда 2 тонна суган үстереп, артыгын, яртысын, сатканнар. Шулай ук 500 килограмм бәрәңгене дә акчага әйләндергәннәр. Кышкылыкка мәктәп ашханәсе өчен 25 банка кайнатма, 60 банка яшел консервлап япканнар, 10 килограмм алма туңдырылган. Алма, укропны киптергәннәр дә.
Әлбәттә, яшелчә, җиләк-җимеш – укучылар өчен ашханәдә ризыкларын төрләндерү өчен менә дигән мөмкинлек. “Ивушка“ дип аталган мәктәп яны лагерында ял иткән балалар үз бакчаларында үстергән татлы алмалар, кавыннар ашап сыйланганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз