news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Ивашкино мәктәбе укучылары экологик фестивальдә җиңеп кайтканнар

Әлеге мәктәп укучылары Түбән Кама шәһәрендә узган “Табигать һәм без” республика экологик фестиваленнән җиңү яулап кайтканнар.

(Чирмешән, 26 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Ивашкино мәктәбе укучылары Түбән Кама шәһәрендә узган “Табигать һәм без” республика экологик фестиваленнән җиңү яулап кайтканнар, дип яза җирле басма.

6 класс укучысы Мария Данилова “Ивашкино авылы халкының йорт яны участогы территориясен төзекләндерү һәм чәчәк дизайны” проекты белән 1нче, 11 класс укучысы Александра Лялякова “Яшел мәктәп – Яшел патруль” укучыларның экологик хәрәкәтенең табигатьне саклаудагы эшчәнлеге” проекты белән 3нче урын алганнар.

Ивашкино урта мәктәбе коллективын Самара өлкәсе Исаклы шәһәрендә шул исемдәге төбәк конкурсында икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләгәннәр.

Мәктәпнең “Яшь бизнес-ледилары” компаниясен 9 класс укучылары Елена Хмелева, Ольга Андреева һәм 11 класс укучысы Александра Ляляковалар тәкъдим итә. Биология укытучысы Татьяна Данилова җитәкчелегендә алар “Проект эшчәнлегенең яхшы продукты” номинациясендә җиңү яулаганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot