Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Ивашкино авылындагы мәдәният йортын төзекләндерәчәкләр
Моннан 50 ел чамасы элек колхоз көче белән төзелгән бинаны капиталь ремонтлау республика программасына кертелгән.
(Чирмешән, 7 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Ивашкино авылындагы халык җыены узды. Анда 50 ел чамасы элек колхоз көче белән төзелгән мәдәният йорты бинасы капиталь ремонтлау республика программасына кертелүе турында әйтелде, дип яза җирле басма
Әлеге авылда узган халык җыенында урам юлларының тагын байтак өлешен норматив хәлгә китерәчәкләрен, бу мөһим эштә нефтьчеләр дә булышачагын әйттеләр. Беренче Май урамында газ басымы түбән икән. Әлеге проблеманы ягу сезоны тәмамлангач хәл итәчәкләр. Урамнарда хуҗасыз этләр күбәйгән. Хуҗасыз түгел инде, аларны бәйдән ычкындырып кешеләргә, шул исәптән балаларга да куркыныч тудыралар. Якын арада андый этләр кимиячәк, берничәсен агулаганнар да.
Җирлек башлыгы Никонор Ефимов әйтүенчә, бүген халыктан үзсалым акчаларын җыюны тизләтәсе бар. Былтыр берничә кеше салымнарын түләп бетермәгән.
Ивашкинода җирләрнең барысы да хуҗалы, аларны үзләренең фермерлары эшкәртә, иген, терлек азыгы, яшелчәләр үстерәләр. “Серендеев Н.И.“ җәмгыяте генә дә 1712 гектар җиргә хуҗа, шулардан 1034 гектары – пай җирләре, алар тулысынча эшкәртелә, орлыклары җитәрлек, биналары төзек.
-Минераль ашламалар, ташламалы бәядән ягулык-майлау материаллары алуга миллион ярым сум акча - субсидия бирделәр, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Серендеев. -Моның өчен рәхмәт.
-Бик яхшы эшлисез, сезгә дәгъва юк, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, серендеевлыларны мактап. -Әмма терлекчелек белән дә шөгыльләнсәгез иде. Дәүләт гаражларны, складларны, терлекчелек биналарын ремонтларга да булыша, субсидияләр бирә, алардан файдаланырга, андый программаларда да катнашу кирәк.
Терлекчелек дигәннән, үсемчелек буенча хәл яхшы булса да, терлекчелек ягыннан Ивашкинода резервлар бар әле. Монда гаилә фермерлары азрак. Авыл янәшәсендәге, элек колхозныкы булган биналар һаман буш.
Ивашкино мәктәбендә 105 укучы белем ала, аз түгел, әмма, барыбер, монда да балалар саны кими. Югыйсә, мәктәп һәм балалар бакчасы биналары да капиталь ремонтланган, шартлар тудырылган.
Җыенда законлылык, республика программалары, пенсия тәэминаты, Россия Президентын сайлаулар турында да сүз булды, Ивашкино һәм район үзешчәннәре концерт тәкъдим итте, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз