news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Иске Үтәмеш үзешчәннәре 100 мең сум грант отканнар

Мәдәният хезмәткәрләре грант акчасына “Хыял” ансамбле ир-егетләренә сәхнә костюмнары һәм музыкаль аппаратура алырга ниятлиләр.

(Чирмешән, 17 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).Казан мәдәният институтында узган “Этномириада” Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивалендә Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортының “Хыял” ансамбле да үз талантын күрсәткән, дип яза җирле басма.

Төрле тармакларда эшләүче үзешчән артистларның чыгышы жюри күңеленә хуш килгән һәм алар беренче урынга ия булганнар. Шушы авыл мәдәният йорты ТР Мәдәният министрлыгы уздырган бәйгедә, “Иң яхшы мәдәният учреждениесе” номинациясендә 100 мең сум грант откан. Ел дәвамында төрле бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннарга ирешкән коллектив шундый бүләккә ия булган. Мәдәният хезмәткәрләре грант акчасына “Хыял” ансамбле ир-егетләренә сәхнә костюмнары һәм музыкаль аппаратура алырга ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot