news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Иске Үтәмеш мәктәбендә кыяр өлгергән

Тәҗрибә участогында үскән яшелчәләр мәктәп ашханәсендә ашлар пешергәндә, салатларга кулланылачак.

(Чирмешән, 6июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Иске Үтәмеш мәктәбенең тәҗрибә участогындагы теплицада кыярлар күптән өлгергән, помидорлар да кызара башлаган, дип яза җирле басма. 

-Кыяр орлыкларын төрле вакытта чәчтек, -ди биология укытучысы Рафик Әхтәмов.-Алар төрле срокта өлгерә. Чүбен утыйбыз, су сибәбез. Ялда булсам да, үзем дә гел монда киләм, теплицаның ишеген ачасы, ябасы да бар. Әле менә помидор сабакларын таякка бәйлим.

Җиденче класслар кишер участогында чүп утыйлар. Барысы да килгән диярлек.

-Һәркемнең үз участогы, үз рәте, - ди аларның класс җитәкчесе Резеда Минхәерова.- Орлыклар сирәгрәк тишелде, чөнки башта җылы җитмәде, хәзер яңгырлар кирәк. Балаларга эш бар, чүп гел үсеп тора бит.

Монда үскән яшелчәләр мәктәп ашханәсендә ашлар пешергәндә, салатларга кулланылачак.

-Өйдәге бакчада да чүп утыйбыз, кирәк булгач, монда да килдем, -ди сигезенче классны тәмамлаган Лилия Садретдинова.- Каникуллар озын әле, Казанга да барырга хыялланам.

news_right_1
news_right_2
news_bot