news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Иске Котыш җирлеге башлыгы җиде сыер асрый

Шушы көннәрдә авыл җирлекләре башлыклары, Иске Котышка барып, ике хуҗалыкның мини-ферманың эшчәнлеге белән танышканнар.

(Чирмешән, 29 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Шушы көннәрдә авыл җирлекләре башлыклары, Иске Котышка барып, ике хуҗалыкның мини-ферманың эшчәнлеге белән танышканнар, дип яза ьирле басма.

Вячеслав һәм Надежда Шохиннарның яңа төзелгән абзарларында 15 баштан күбрәк мөгезле эре терлек исәпләнә. Әлегә биш савым сыерлары бар, әмма якын арада аларны сигезгә җиткерергә ниятлиләр.

Җәй айларында бу гаилә сөт сатудан ай саен уртача 25 мең сумга якын акча эшләгән. Сөтлебикәләрдән тыш, гаилә фермасында дуңгызлар да күп.

Шохиннарның 33 гектар җирләре, МТЗ тракторы, УАЗ автомобиле бар. Терлек өчен азыкны да бик күп хәстәрләп куйганнар.

Авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин да 120 мең сум субсидия алып, терлек биналарын яңарткан. Алардагы җиде баш мөгезле эре терлекнең дүртесе - сыер.

Соңгы вакытта тәүлеккә уртача 20-22 килограмм сөт тапшырабыз, -ди Александр Константинович.- Авыл җирлегендә терлек асрау-отышлы шөгыль. Көн саен товар- сөт сатабыз, димәк көн саен акча эшлисең дигән сүз бит.

Сүз уңаеннан, Иске Котыш авыл җирлегендә 300 баштан күбрәк мөгезле эре терлек, шул исәптән 85 сыер бар. Соңгы елларда әлеге саннар әллә ни үзгәрми, кемдер малын сата, башкасы ала, диделәр авыл җирлеге Советында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100