news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Иске Котыш буасын 27 миллион сумга ремонтлыйлар

Буаны Бөгелмә төзүчеләре эшли.

(Чирмешән, 4 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы Иске Котыш авылындагы буада капиталь ремонт азагына якынлашып килә. Мондагы плотинада Бөгелмәдән килгән төзүчеләр узган елда да байтак эшләгәннәр, дип яза җирле басма.

35 ел элек файдаланыла башлаган әлеге гидротехник корылманы үзгәртеп коруга республика бюджетыннан 27 миллион сум акча бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot