news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Иске Кади мәктәбе дә “Үлемсез полк“ка кушылды

Иске Кадида тыл ветераннарын бәйрәм мәҗлесенә дәшеп, тәмле ризыклар белән дә сыйладылар.

(Чирмешән, 9 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Әбиләр һәм бабайлар Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калганнар, мәрхүм ветераннар, җиңү хакына тылда хезмәт куеп вафат булганнар рухына дога кылдылар. Обелиск – постамент каршында 8 май көнне узган чарада илебез азатлыгы өчен кичергән газаплы еллар, көннәр, ачлык-ялангачлык турында да сөйләделәр. Беркемгә дә җиңел булмаган ул елларда.

Иске Кади җирлегеннән 448 кеше сугышка китә, 209сы кире кайта алмый. Бүген авылда торучылар арасында сугышта катнашканнардан берсе дә исән түгел.

-9-10 яшьтә ачлы-туклы килеш окоп та казыдык, сыер да саудык, фронттагыларга оекбашлар да бәйләдем, - ди яшьли әтисез калган Гөлсем апа Гыйрфанова.

Бәйрәмгә Солтания апа Шәймәрданова да килгән. Әтисе Шакир Камалов фронтка киткәндә аңа нибары бер ай була. Биш бала ятим үсәләр, алардан бүген Солтания апа гына исән-сау.

Ул буын иртә өлгерә, сынау арты сынау узалар. Кызганыч, бу хакта еш сүз кузгатсалар да, дәүләт андыйларга – сугыш чоры балаларына, ятимнәргә льготаларны кызгана. Бик аз да калды бит инде үзләре.

84 яшькә җиткән Нәкыя апа Гыйләҗева туганнары Мәүлет Минаповны һәм Нәзир Ибраһимовны еш искә төшерә, аларны догадан калдырмый. Янында митинг үткән стела плитәләрендә шушы туганнарының исеме дә уеп язылган.

Иске Кадида, җирлек поселокларында да сугыш җиле кагылмаган йорт юк. Әнә бүген сиксәнләп ветеранның рамга куелган портретларын күтәреп уздылар. Кайбер солдатларның фоторәсеме дә калмаган. Бөек Ватан сугышының әле билгесез мизгелләре күпме?!.

Мәктәп укучылары һәм укытучылары “Үлемсез полк“ маршында да катнаштылар дияргә мөмкин. Ахырдан өлкәнрәк класстагылар рәтләргә тезелеп, төз атлап марш атладылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100