news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Иске Кади мәчетендә ял лагеры эшли

Анда 20гә якын бала ике атна дәвамында көннәрен файдалы үткәрәләр.

(Чирмешән, 12 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Иске Кади авылы мәчете каршында балалар өчен ял лагеры оештырганнар, дип яза җирле басма.

Анда 20гә якын бала ике атна дәвамында көннәрен файдалы үткәрәләр, алар өчен дини дәресләр, уеннар, бәйгеләр уздыралар, экскурсияләргә алып баралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot