news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Иске Кади авылында матурлык өчен кое ясаганнар

Коеда су юк.

 (Чирмешән, 8 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Иске Кади авылында тагын бер кое ясаганнар, дип яза җирле басма.

-Агачтан һәм тимердән ясалган бу, чиләкле, чылбырлы коеда су юк, ул матурлык өчен, урамда ук тора. Моңа бер атна вакыт китте, - ди бу якларда агач эше остасы булып танылган Якуб Кәбиров.

Иренең хезмәт җимешен – матур коесын иң әүвәл Минҗиһан бәяләгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100