Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Иске Кади авылында балалар уен мәйданчыгы ясадылар
Анда заводта эшләнгән атынгычлар, таучык, кәмит, тагын башка кайбер җиһазлар да урнаштырылган.
(Чирмешән, 1 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Иске Кади авылында тагын бер балалар уен мәйданчыгыясап куйдылар, дип яза җирле басма.
Совет урамында, Камаловлар йорты каршындарак урнашкан мәйданчыкны районнан биргәннәр. Анда заводта эшләнгән атынгычлар, таучык, кәмит, тагын башка кайбер җиһазлар да урнаштырылган. Барысы да уңайлы, нык, куркынычсыз. Пластиктан, металлдан, агачтан эшләнгән спорт-уен комплексында комлык та бар.
-Бер атна элек кенә урнаштырылган җиһазларга тузан кундырмыйлар, - ди Рузалия Камалова. -Көндез дә, кич тә киләләр. Үзебезнең оныклар да монда ияләште.
Мәйданчыкны Ильмир Камалов җиһазлаган. Кырыйда тәбәнәк кенә койма бастырганнар. Нараттан чыгарылган рәшәткә такталарга карандаш формасы биргәннәр, төрле төсләргә буяганнар.
-Мәйданчыкны зурайтырга туры килер ахрысы, - ди Ильмир Салават улы. -Балалар бик күп килә, сыешмыйлар. Агачтан бер өйчек тә ясарга исәп, аның макетын сайлый башладык инде. Әле бер паровоз да ясарбыз, ышыклау өчен түбә дә кирәк.
-Мәйданчыкны мин дә карадым, ошаттым, - ди арырак урамнан монда килгән Гөлсирин Мортазина. -Бар да уңайлы, матур. Җәй көннәрендә әле тагын килербез. Мәйданчык мәктәпкә дә бик якын.
Мәйданчыкның бер кырыенда, эчке, тышкы якта да, шомырт һәм миләш үсентеләре утыртканнар. Алар зур үсеп китсә балаларны җил-яңгырдан, салкыннардан ышыклап торырлар.
Иске Кадидагы яңа мәйданчык җәй дә, кыш та гөр килеп торыр, балалар бер-берсе белән аралашып, биредә сәламәтлекләрен, беләкләрен ныгытырлар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз