news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Иске Элмәле авылында сайлауга халык ансамбле милли киемнән килде

«Ивушки» ансамбле бүген сайлау участогына килүче авылдашларын матур җырлар белән каршы алып тора.

Чирмешән районының Иске Элмәле авылында сайлауга халык ансамбле милли киемнән килде
nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Бүген Татарстанның Чирмешән районы Иске Элмәле авылындагы «Ивушки» ансамбле артистлары милли киемнәрдән тавыш бирде, дип хәбәр итә nashcheremshan.ru.

Авыл мәдәният йорты карамагында эшләүче «Ивушки» халык ансамбле бүген сайлау участогына килүче авылдашларын матур җырлар белән каршы алып тора. «Ивушки» — бик күп иҗади бәйгеләрнең җиңүчесе, аларның исәбендә дистәләгән грамоталар һәм дипломнар. Коллективта 14 кеше, иң өлкәне Валентина Селивановага — 67 яшь.

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.  

news_right_1
news_right_2
news_bot