Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Иске Элмәле авылында Питрауда уха да пешерделәр
Гомумән, бу бәйрәм белән бәйле ырымнар, традицияләр байтак.
(Чирмешән, 14 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров) Чирмешән районының Иске Элмәле авылында Питрауда уха да пешерделәр, дип яза бирле басма.
Ольга Дмитриевна Захарова өчен быелгы 12 июль бик истәлекле – бердән, оныгы Оляны чукындырганнар, икенчедән, Иске Элмәледә Питрау бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр.
-Минем 11 оныгым бар, 4 балам исән – сау. Үзем генә сәламәтлегемә туймыйм, култык таягы белән йөрим, - ди Ольга Захарова. - Алай да Питрауга килдем, туганнар, авылдашлар белән күрештем. Бик ошады. Инде кич минем исемгә чукындырылган 6 айлык Олямны кабат, теш чыгару – зубки мәҗлесе оештырып котлаячакбыз. Мин бу оныгымның крестнаясы.
77 яшьлек Николай Бодрягинга да ял эләкмәде бүген, гармунда уйнап, авылдашларын һәм кунакларны көн буе җырлатты. Питрау бит ул – җыр бәйрәме дә. Әле тагын, елдагыча, Николай абзый өйләре каршында өстәлгә тәм – томнар куеп, авылдашларын сыйлаган.
Питрау көнне авыл урамнарын хор белән җырлап узганнар, хоровод соңрак, төш вакытында Иске Элмәле кырыендагы Хлапку тугаена күчте. Монда ул инде өченче ел рәттән уза. Йөзләп кеше катнашындагы бәйрәм өстәленә кем нәрсә алып килгән, шул куелды: курник, коймак, пирог ише ризыклар, чуваш сырасы...
Яңа Элмәле буасында тотылган балыклардан уха да пешереп өлгерттеләр, самавырда чәй дә гел кайнап торды.
Халык ышануы буенча, Изге Петр – апостол Петр – Иисус Христосның укучыларыннан өлкәне – җәннәт капкалары төбендә уң кулында ачкыч тотып тора , иманлыларны шунда кертә, ә гөнаһлыларны куа.
Питрауда, ул ир- атлар бәйрәме саналган, кызлар егетләр янына үзләре ярәшергә барган.
Питрау көнне көтүчеләр сыерлар һәм тәкәләр мөгезләренә кызыл лента бәйләп, аларны чирләрдән саклыйбыз дип уйлаганнар. Умартачылар, ояларны урламасыннар өчен, бу көнгә берничә умарта кортының канатларын кискәннәр.
Гомумән, бу бәйрәм белән бәйле ырымнар, традицияләр байтак.
Бәйрәм туй җыры белән тәмамлана, өч җыр башкаралар. Моңа кадәр Иске Элмәле янындагы тугайда җыйнаулашып частушкалар, борынгы башка җырлар да башкарылды, уеннар да күп булды, аларда барча халык катнашаты. Чуваш милли киемнәреннән киенеп килгән хатын – кызлар мәйданның уртасында булдылар.
Һәм менә кайтыр вакыт җитте. Авылга атлап түгел, йөгерә – йөгерә кайттылар. Шулай тиеш икән, кем артта кала, аның гомере иртә өзелергә мөмкин дигән ырым – ышану бар.
-Әле без бала гына вакытта бәйрәмнең якындагы урманда үткәне хәтердә. Аны авылдан читтәрәк үткәреп, халык начарлыклардан, күңелсез очраклардан ераграк булырга тырыша, - ди пенсионер Валентина Иванова. - Чәчәкләрдән таҗ үреп – ясап, аларны башка куеп, аннары суга ташлау гадәте бар иде. Халык ул чакта авылга кыр капкасы аша керде, урманнан шунда кадәр йөгерә- йөгерә кайттылар.
Иске Элмәледә бәйрәмне берничә көн иртәрәк башлап, Сосновкага һәм Әккәрәйгә кунакка баручылар да күп иде.
Питрауны Әккәрәйдә аеруча зурлап үткәргәннәр. Яңа Элмәледә, башка кайбер чуваш авылларында да бу бәйрәм – тансык бәйрәм, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз