Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Иске Элмәле авылы чиркәвенә 25 елллыгын үткәрде
100 елдан соң храмга “Взыскание Погибших“ дип аталган Изге Ана иконасы кире кайтарылды.
(Чирмешән, 6 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин) Чирмешән районыныңИске Элмәле авылында элеккеге җимерелгән урынында тергезелгән чиркәү ачылуның 25 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Әле бу гына да түгел, 100 елдан соң храмга “Взыскание Погибших“ дип аталган Изге Ана иконасы кире кайтарылды, дип яза җирле басма.
Бу көнне иртәдән үк олысы, кечесе чиркәүгә ашыкты. Искеэлмәлелеләр генә түгел, күрше авыллардан, Аксубай, Челно-Вершины, Әлмәт, Шентала районнарыннан да чарага килүчеләр бар иде. Хәтта Мәскәүдән дә кунаклар – Иске Элмәледә туган, РФның Федерация Советы сенаторлар Клубы башкарма директоры Николай Тузов үз хезмәттәшләре белән кайткан. Һәм юкка да түгел, чөнки Изге Ана иконасын храмга кайтару эше философия докторы, профессор, академик Николай Витальевич катнашында башкарылды.
Бик кадерле православ бүләкнең тарихы болай. 1917 елгы революциядән соң, дини корылмалар җимерелгән чорда, монда яшәүче Мария Дмитриевна Тузова иконаны алып чыгып яшерә һәм үзендә саклый алган. Әби үзе 103 яшькә җитеп, иконаны сакларга кызы Екатерина Васильевнага васыять итеп калдыра. Аннан икона мирас буенча оныкка, православие традицияләренә тугры булган Николай Тузовка гаиләсенә күчә. Алар иконаны яңартып, Иске Элмәлегә чиркәвенә кайтарырга килешәләр. Шулай итеп икона чиркәүдә диварында лаеклы урын ала.
Храм настоятеле Сергий атакай үткәргән бәйрәм службасыннан соң, халык алдында Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров, протоиерей Петр Занкович чыгыш ясадылар. Алар чиркәү төзелешенә өлеш керткән барлык авылдашларга, якташларга рәхмәтләрен ирештерделәр.
Чиркәүгә бәһасез бүләк тапшырган Николай Тузов буш кул белән кайтмаган, ул мәдәни һәм рухи мирасны үстерүгә, Иске Элмәледәге Архангел Михаил дин йортын яшәтүгә өлеш керткәннәре өчен, кайбер якташларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырды. Чиркәүдә махсус тактага уеп язылганнарының да исемнәре онытылмаячак.
Чиркәү авылдагы тагын бер рухи йорт – авыл мәдәният йорты белән күрше. Монда эшләүче энтузиастлар, күп кенә мәдәни һәм дини чаралар оештыручылар Вера Захарова, Елена Селиванова, китапханәче Ирина Кондрашкина шулай ук бүләкләргә лаек булдылар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз