news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының “Ильхан“ җәмгыятендә быел яз кукуруз суктырдылар

Кукурузны “Тукано“ комбайнында тырыш механизаторы май ахырында 4-5 көн эчендә суктырган, 65 бункер бөртек җыйган.

 (Чирмешән, 5 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров.) Чирмешән районының “Ильхан“ җәмгыятендә был яз кукуруз суктырдылар. Бу культураның гектарыннан уртача 30 центнер уңыш җыелган, амбарга 300 тоннага якын бөртек кайткан, дип яза район газетасы.

-Моны ничектер үзеннән үзе эшләдек. Былтыр көз 230 тонна кукуруз бөртеге суктырган идек инде, ә бер өлеше кырда калды, кыш чыкты, - ди “Ильхан“ җитәкчесенең киңәшчесе Фәрит Хисамов. -Ник алай иттек? Бердән, суктырган булсак та, юеш бөртекне киптерү, саклау – проблема. Каядыр алып барып киптерү зур чыгымнар да сорый. Аннан соң бер елны Әлки районында бер хуҗалыкта шулай эшләгәннәре турында ишеткән идем. Менә бу – тау хәтле бөртек – алтынга тиң хәзинә – 292 тоннаның бәясе якынча 3 миллион сумга җыела. Бөртек дымлылыгы идеаль -10-12 процент чамасы. Сакласаң да, бозылмый. Сыерларга менә дигән, туклыклы ризык, сатып, акча да эшләргә мөмкин.

Кукурузны “Тукано“ комбайнында тырыш механизатор Айрат Сафин май ахырында 4-5 көн эчендә суктырган, 65 бункер бөртек җыйган. Чистартсаң, бу кукурузны менә дигән товарлы продукциягә әйләндереп була.

“Ильхан“да, гомумән, кукурузга хөрмәт зур. Былтыр аны 400 гектарда чәчкәннәр, 130сын – бөртек өчен. Фуражын 8 майга кадәр ашатканнар.

Быел биредә кукуруз шул чама мәйданда игелә, аны чәчеп тә куйганнар, немецлар чыгарган сорт безнең як климатына кулай икән, алар матур, тигез булып тишелеп тә килә, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100