news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының иң оста тәрбиячеләрен ачыкладылар

«Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы финалында районның иң яхшы тәрбиячеләрен алты конкурсант арасыннан сайлап алдылар.

Чирмешән районының иң оста тәрбиячеләрен ачыкладылар
cheremshan.tatarstan.ru

(Чирмешән, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). «Ел тәрбиячесе» исеменә быел район үзәгендәге «Каенкай» һәм Әккәрәй авылындагы «Аленушка» балалар бакчалары тәрбиячеләре лаек дип табылды.

Бәйгедә ике җиңүче билгеләгәннәр: бер номинациядә Чирмешәндәге «Каенкай»дан укытучы-логопед Рәдифә Савелькина җиңү яулаган, ә «Аленушка»дан Олеся Маланчева ана телендә тәрбия бирүчеләр арасында өстенлеген дәлилләгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Әлеге педагогларыбыз көрәшне «Ел тәрбиячесе» республика бәйгесенең 15 февральдә Чистайда узачак зона турында дәвам итәчәк», — ди район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Диләрә Мәгъсүмова.

news_right_1
news_right_2
news_bot