news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының иң олы кешесе вафат

Нәхтимә әби Зыятдиновага гыйнвар аенда 101 яшь тулган булган.

Чирмешән районының иң олы кешесе вафат
nashcheremshan.ru/
(Казан, 1 май, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы Лашман авылынңа районның иң олы кешесе Нәхтимә әби Зыятдинованы соңгы юлга озаттылар, аны авыл зиратында җирләделәр. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
 
Гыйнварь аенда аңа 101 яшь тулган иде.  Гомере буе колхозда эшләгән, күп авырлыклар күргән, тугыз бала тәрбияләп үстергән якташыбызның 18 оныгы, 33 оныкчыгы, хәтта сигез оныкчыгының балалары бар иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot