news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының “Хыял” ансамбле Кырымда танылды

Иске Үтәмеш авылының “Хыял” коллективы Кырымда узган “Алтын Мәйдан – Кырым” халыкара фольклор фестиваль-конкурсында катнашты.

(Чирмешән, 12 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылының “Хыял” коллективы Кырымда узган “Алтын Мәйдан – Кырым” халыкара фольклор фестиваль-конкурсында катнашып, берничә номинациядә призлы урыннар яулап кайтканнар, дип яза җирле басма.

-Безнең коллектив биш ел элек оешты, - ди Иске Үтәмеш мәдәният йорты директоры Резеда Галиева. - Төрле өлкәләрдә эшләүче авылдашларыбызны җыр-моңга мәхәббәт берләштерде. Без авылда һәм районда узучы чараларда актив катнашабыз, республика бәйгеләрендә дә үзебезне сынап карадык. Узган елны Казанда “Этномириада” халыкара фестиваль-бәйгедә өченче урын алдык һәм безне Кырымга да чакырдылар. Август азагында булган, ун көн дәвамында барган әлеге чарада концертлар, мастер-класслар, дискотекалар, хәтта Сабан туе да булды. Фестивальдә 40 төбәктән 101 коллектив катнашты. Безнең ансамбль берничә номинациядә чыгыш ясады. “Вокал” һәм “Фольклор” номинацияләрендә – беренче, “Уен кораллары сәнгате” номинациясендә – икенче һәм “Хореография” номинациясендә өченче урынга лаек булдык.

news_right_1
news_right_2
news_bot