Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының халык театры Пермь краенда спектакль күрсәткән
Район үзешчәннәре Пермь крае мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча муниципальара фестивальгә барган.
(Чирмешән, 28 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Утыз Имән авылы халык театры үзешчәннәренең чыгышын Пермь краеның, Лысьева районы Әвәте авылы халкы җылы кабул иткән. Тамашачыларга Туфан Миңнуллинның “Йөрәк маем” комедиясен тәкъдим иткәннәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Район үзешчәннәре Пермь крае мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча “Ике Туфан йолдызлыгы” муниципальара фестивальгә барды.
"Әлеге фестивальдә Татарстан язучылары белән дә очраштык. Чара кунаклары башта җирле коллективларның чыгышын карады, аннан соң без үз күчтәнәчебезне тәкъдим иттек. Чыгышыбызны югары бәяләделәр - Мактау грамотасы тапшырдылар", - диде коллективның җитәкчесе Рушания Әминова.
Әлеге озын юлның чыгымнарының бер өлешен Пермь крае күтәрсә, калганын район биргән. Моның өчен коллектив район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга бик рәхмәтле.
"Урман арасында урнашкан, 1000 кеше яшәүче Әвәте авылының һавасы чиста. Күпчелек йортлар агачтан төзелгән, авылга газ кермәгән, өйләрне утын ягып җылыталар", - дип сәяхәттә күргәннәре, алган кичерешләре белән дә уртаклашты Рушания.
Апрель аенда коллектив бу спектакльне район мәдәният йорты сәхнәсендә дә күрсәтергә җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз