Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының ел тәрбиячесе чираттагы этапта көч сынашачак
“Ел тәрбиячесе” район конкурсының җиңүчесе дип “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Чернова табылды.
(Чирмешән, 2 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Җиңүче һәм икенче, өченче урыннарны алган тәрбиячеләр бәйгенең республика этабында район данын яклаячаклар, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.
Мөгаен, күп кешенең “флексагон”, “эбру” дигән төшенчәләрне гомумән ишеткәннәре дә юктыр. “Ел тәрбиячесе” район конкурсының финалында катнашучылар үзләренең тирән белемнәрен генә түгел, балалар белән уртак тел табу, шундый авыр сүзләрне дә сабыйларга аңларлык итеп җиткерү, кечкенәләрдә кызыксыну уяту сәләтләрен дә күрсәттеләр.
Быел иң яхшы тәрбияче исеменә ун кеше дәгъва итте. Тәрбиячеләр бәйгенең беренче турында таныш булмаган бакчада, балалар төркемендә ачык дәрес биргәннәр. Сүз уңаеннан, конкурста район үзәгенең “Ландыш”, “Әкият”, “Чишмәкәй”, “Ромашка”, “Каенкай” һәм Иске Котыш, Ивашкино, Иске Үтәмеш, Иске Кади, Әккәрәй балалар бакчаларында эшләүчеләр катнашкан.
Район үзәгендәге “Ландыш” балалар бакчасында үткән финал өлешендә алты кеше көч сынашты. Якташлар үзләре белән таныштырдылар, аннан соң инде педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мастер-класс күрсәттеләр. Аларда хезмәттәшләренә көч биреп утыручы тәрбиячеләр дә актив катнаштылар, җырладылар – биеделәр, уеннар уйнадылар, кәгазьдән модельләр (флексагоны) ясарга өйрәнделәр, суда рәсем ясау техникасы (эбру) белән таныштылар, хәтта, кашык белән “сәяхәт” ясадылар.
“Ел тәрбиячесе” район конкурсының җиңүчесе дип “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Чернова табылды. “Әкият” балалар бакчасы музыкаль җитәкчесе Маргарита Долгополова һәм “Ландыш” бакчасы тәрбиячесе Айгөл Нигъмәтуллина икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Алар республика этабында район данын якларга әзерләнәләр, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз