Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының чуваш авылларына кунаклар килде
Районда ике көн дәвамында узган республика семинарында, нигездә, чуваш мәдәниятын, милли гореф - гадәтләрне саклау турында сүз барды.
(Чирмешән, 5 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының чуваш авылларына кунаклар килде. Районда ике көн дәвамында узган республика семинарында, нигездә, чуваш мәдәниятын, милли гореф - гадәтләрне саклау турында сүз барды, дип яза район басмасы.
Чарада Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Чистай, Нурлат, Спас һәм Чирмешән районнары вәкилләре катнашты. Кунаклар чуваш авылларындагы мәдәният йортларының эшчәнлеге белән танышканнар, милли гореф – гадәтләрне чагылдырган чаралар караганнар. Чабаксардан килгән белгечләр мәдәният хезмәткәрләре өчен мастер-класслар уздырганнар.
-Семинар бик файдалы булды, эшне ничек дөрес оештырырга да өйрәттеләр, документларны тутыру тәртибе турында да сөйләделәр. Проблемалар хакында да фикер алыштык, - ди Иске Элмәле мәдәният йорты директоры Вера Захарова. - Әйтик, бүген безнең мәдәният йортларында милли костюмнар җитми, булганнары да заманча тегелгән, ә менә элеккеге киемнәр сакланмаган диярлек. Мәдәният өлкәсендә белгечләр кытлыгы да үзен нык сиздерә.
Семинарда катнашучылар Иске Элмәледә - Пасха , Ульяновкада әккәрәйлеләр тәкъдим иткән “Ниме” (өмә), ульяновкалылар сәхнәләштергән “Уяв” бәйрәме күренешләрен, Сосновка сәхнәсендә “Җәйнең бер көне”н күрә алганнар. Кунакларга район үзешчәннәренең чыгышы бик ошаган, алар безнең мәдәният учреждениеләренең эшен уңай бәяләгәннәр, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз