news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Чумачка авылында яңа клубны утын ягып җылытачаклар

Мәдәният учагы төзелеше чыгымнарын нефтьчеләр күтәргән, район бюджетыннан да ярдәм булган.

(Чирмешән, 30 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Чумачкада төзелүче клубта эшләр тәмамланып килә, ул утын ягып җылытылачак. Якын көннәрдә идәннәргә линолеум җәелеп, тамаша залына утыргычлар урнаштырылачак. Бу турыда район газетасы яза.

"Яңа клуб утын ягып җылытуга көйләнгән, урманнан дүрт олау утын алып кайттык, аны әле тагын өч трактор арбасы әзерләргә булыр. Хәзер үзебезнең трактор бар, транспорт проблемасы юк", - диде Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин.

Мәдәният учагы төзелеше чыгымнарын нефтьчеләр күтәргән, район бюджетыннан да ярдәм булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot