Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Чумачка авылында яңа клуб утын ягып җылытыла
35 тамашачыга исәпләнгән мәдәният йорты төзелешенә өч миллион сум акча тотылган.
(Чирмешән, 11 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Чумачка авылында яңа клуб ачылды. Әлеге мәдәният учагын нефтьчеләр булышлыгы белән төзеделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Район үзәгеннән 40 километрлап ераклыкта, урман буенда урнашкан, бер гасырлык тарихы булган Чумачка авылына үткән атнада кунаклар күп җыелды. Биредә тантаналы шартларда, яңа авыл мәдәният йорты ачылды, ул утын ягып җылытыла.
50 йортлы, 107 кеше гомер итүче зур булмаган авылга җыйнак кына, 150 квадрат метрлы, 35 тамашачыга исәпләнгән мәдәният йорты төзелешенә өч миллион сум акча тотылган. Яртысы район бюджетыннан финансланса, калган чыгымнарны нефтьчеләр күтәргән.
Зур булмаса да, бар нәрсәгә урын табылган, бөтен уңайлыклар бар. Артистлар өчен дә җыйнак кына бүлмә, иркен сәхнә, тамаша залы эшләнгән, хәтта санузел урнаштырырга да урын тапканнар. Мәдәният йорты тирәсен төзекләндерәсе генә калган, төзүчеләр аны язга башкарырга ышандырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз