news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының боксчы кызлары республика беренчелегендә җиңүләр яулады

Боксчы кызлар Ивашкино авылында яши, алар барысы да – «Чирмешән» спорт мәктәбе тренеры Николай Емельяновның шәкертләре.

Чирмешән районының боксчы кызлары республика беренчелегендә җиңүләр яулады
nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 2 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән»). Казанда декабрьдә кызлар һәм хатын-кызлар арасында бокс буенча узган Татарстан беренчелегендә һәм чемпионатында Чирмешән кызлары җиңү яулады, дип яза район газетасы.

Үз үлчәү авырлыгындагы көндәшләре арасында Инна Андреева — беренче, Валерия Толстова — икенче, Валентина Емельянова өченче урынны яулаган. 2002 елгы һәм олырак яшьтәге кызлар арасында чыгыш ясаган Чирмешән кызы — хәзерге вакытта Чабаксар дәүләт университетында белем алучы Ариадна Емельянова да район өчен чыгыш ясап, өченче урын иясе булган.

Боксчы кызлар Ивашкино авылыннан һәм барысы да — «Чирмешән» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Николай Емельяновның шәкертләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100