Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының биш авылында грант акчасына спорт мәйданчыклары ясыйлар
Кармыш авылында балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыгы булачак.
(Чирмешән, 31 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының биш авылында грант акчасына спорт мәйданчыклары ясыйлар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Кармыш авылында мәйданчык өчен урын авыл мәдәният йорты бакчасында бүленгән. Якын көннәрдә биредә карусель, таучык, таган, эскәмияләр урнаштырылачак.
Балалар өчен бу бүләк грант акчасына төзелә. Кармыш авыл җирлеге Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган бәйгедә катнашып, территорияне төзекләндерүгә грант откан.
Әлеге бәйгедә катнашып, грант откан Ульяновка, Күтәмә, Шешминка һәм Бәркәтә авыл җирлекләре дә шундый ук мәйданчыкларга ия булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз