Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районының Бәркәтә мәктәбенә чәчәк үсентеләре дә табыш китерә
Мәктәп каршында чәчәк клумбалары 8 үк сутый мәйдан били.
(Чирмешән, 28 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Бәркәтә мәктәбенә чәчәк үсентеләре дә табыш китерә
Бәркәтә мәктәбенең тәҗрибә участогы зур – яшелчә игәргә, җиләк-җимеш куакларына, чәчәк үстерергә дә җитәрлек. Мәктәп каршында чәчәк клумбалары 8 үк сутый мәйдан били. Быел да биредә нинди генә чәчәкләр үстермәгәннәр, дип яза җирле басма.
-Үзебездән арткан чәчәк үсентеләрен сатып та акча эшләдек. Яз көне моңа сорау бар, - ди мәктәп директоры Рәшит Гыйнванов. – Инде берничә ел шулай чәчәк үсентеләре үстереп сатабыз, киләсе елда да бу эшне дәвам итәргә исәп, туфрак әзерләп куйдык.
Үзләреннән арткан суганны райпога тапшырып та исәп-хисап счетларына 10 мең сум акча керткәннәр. Казанда узган мәктәп ярминкәсендә Бәркәтә мәктәбе бакчасында үскән суган, бәрәңге, ташкабакка хуҗалар тиз табылган. Әле сатуга аш чөгендере һәм кишерләре бар.
Мәктәп коллективы, укучылар тырышлыгы белән 15 сутыйлы бәрәңге участогыннан бер тоннадан артык уңыш җыеп алынган. Киләсе ел өчен орлык әзерләп куйганнар, “икенче икмәк” мәктәп ашханәсендә кыш буе балаларга туклану өчен дә җитәрлек. Яшелчәләрне саклау өчен үз базлары бар.
Ачык грунтта булса да кыяр, помидор да үстергәннәр, аларны свежий килеш кулланганнар, җәй көне мәктәп яны лагеренда ял иткән балалар тәмле салатлар белән сыйланганнар.
Болардан тыш мәктәп бакчасында карлыган, чия, алма агачлары да бар. Алма агачлары әле яшь, беренче уңышларын күрсәтә генә башлаганнар, ә карлыган уңышыннан әзерләнгән кайнатма балалар туклануына тотыла.
Уңыш җыелгач та мәктәп бакчасында эш тукталмаган. Биредә бакча тирәсенә мамык очырмый торган, кипарис кебек үсүче 50 төп тополь утыртканнар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз