news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Бәркәтә авылында яшәүче Мөнәвәрә Хуҗиева 90 яшьлеген билгеләп үтте

Ул Казанның "Ак барс" хоккей командасы өчен җан ата, барлык уенчыларын да белә, аларга көч биреп тора.

(Чирмешән, 26 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Язның матур бер көнендә  Чирмешән районының Бәркәтә авылында яшәүче Мөнәвәрә Нәҗип кызы Хуҗиева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде, сәламәтлектә озын гомер кичерүен теләп, истәлек бүләге тапшырды.

Мөнәвәрә Нәҗип кызы Бөек Ватан сугышы елларында, башка яшьтәшләре кебек үк, колхозда эшли. Аңа ир-ат эше дә башкарырга туры килә: җир дә сукалый, тубал белән иген дә чәчә, фермада да хезмәт куя.

Мөнәвәрә әби боегып утыра торган кеше түгел, 90 яшендә дә шаяртырга ярата. Бүген дә гармунда уйный, җырлый, татар халык көенә биеп тә җибәрә. Аның тагын бер хоббие бар, Казанның "Ак барс" хоккей командасы өчен җан ата, барлык уенчыларын да белә, аларга көч биреп тора.

Ул ире Минәхмәт белән яшь вакытларында, хәзерге кебек әйтсәк, “тамада” булып та йөргәннәр, авылдагы бер чара да алар катнашыннан башка узмаган, халыкны мәзәк сүзләре белән көлдергәннәр, җырлаганнар, гармунда уйнаганнар.

Хуҗиевлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Мөнәвәрә әби белән Минәхмәт бабай үзара гына түгел, күршеләре белән дә дус-тату яшиләр.

Юбиляр әби яшьлегендә, хәтта балык тоту өчен ятьмә дә үргән, әтисе тоткан балыкны саткан. Әле бүген дә алар хуҗалыкларында бозаулар асрыйлар, бакча тутырып яшелчә үстерәләр.

Юбиляр үзенең озын гомерле булуының сере эш сөюдә, җан тынычлыгында, активлыгында һәм позитив булуында, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100