news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Бәркәтә авылында мәдәният йорты төзелешенә 17 миллион сум бирелгән

Объектны көз файдалануга тапшырырга уйлыйлар.

Чирмешән районының Бәркәтә авылында мәдәният йорты төзелешенә 17 миллион сум бирелгән
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 25 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Бәркәтә авылында мәдәният йорты төзелешенә 17 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Республика программасы буенча төзелә торган яңа бинаны көзен файдалануга тапшыру планлаштырылган.

Бу объектта әлегә көн саен 4-5 төзүче эшли. «Төзелешкә материаллар килеп тора, эштә тоткарлык юк», — ди төзүчеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot