news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының авыл хуҗалыгы оешмаларында 30 мең гектар җир сөрәсе калган

Кайбер хуҗалыкларда эшкәртәсе җир күләме 70 процент тәшкил итә.

Чирмешән районының авыл хуҗалыгы оешмаларында 30 мең гектар җир сөрәсе калган
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 6 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әле тагын 30 мең гектар, ягъни тиешленең 55 процент өлеше кадәр җир сөрәсе бар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Көн саен норма күләмендә, 10 гектарлап җир сөрәм", - ди “Сөлчә” җәмгыятенең тәҗрибәле механизаторы Владимир Гурьянов. 

 Соңгы вакытта, тракторлар көн саен уртача 800 гектарны буйсындыра, ягъни күп түгел. Болай гына эшләсәң, әлеге агротехник чара өчен кимендә бер ай кирәк.

 “Ильхан”, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”, “Әккәрәй”, “Күтәмә АГРОфирмасы” җәмгыятләрендә сөрәсе җирләр байтак, кайберәүләрдә тиешленең 70 проценты чамасы ук. Күпчелек фермерлар да җир эшкәртүне озакка сузалар. Ә менә “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО АГРО” бу яктан өлгерләр.

Барлыгы 12 мең 205 гектарда игелгән көнбагышның әлегә 300ләп гектарыннан уңыш суктырып алынган. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да бу культураның гектарыннан уртача 28 центнер уңыш җыялар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100