news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районыннан Әмир авылы эшкуарлары үз мәктәпләренә булышканнар

2013нче елны тәүге тапкыр үткәрелгән “Үз мәктәбедә ярдәм ит!” республика акциясе хәзер ел саен уздырыла.

(Чирмешән, 15 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә ШәрифуллинаЧирмешән районыннан Әмир авылы эшкуарлары үз мәктәпләренә булышканнар, дип яза җирел басма.

2013нче елны тәүге тапкыр үткәрелгән “Үз мәктәбедә ярдәм ит!” республика акциясе хәзер ел саен уздырыла. Бу эштән чирмешәнлеләр дә читтә калмый, һәр елны дистәләгән якташыбыз үзләре тәмамлаган белем бирү учреждениеләренә матди яктан булышалар.

Әлеге акциядә активлык Бәркәтә мәктәбен тәмамлаучылар ел саен аеруча күрсәтә. Алардан бүген Мәскәү өлкәсендә гомер итүче авылдашлары – эшкуар Вәгыйз Фәрхетдиновны аерым билгеләп үтү кирәктер. Ул районда әтисе истәлегенә ел саен мини – футбол буенча турнир үткәрә, мәктәп коллективына мәдәни һәм башка спорт чаралары оештыруда да булыша. Быел Вәгыйз Гаяз улы мәктәпкә музыкаль җиһаз алу өчен акча күчергән.

Яңа Элмәледә эшмәкәр Ксения Уламасова быел беренче класска кергән укучыларга бүләк ясаган, сабыйларга канцелярия товарлары алып биргән. 1977нче елны мәктәпне тәмамлаучылар да акциягә үз өлешләрен керткәннәр, спортзал идәннәрен буярга буяу алганнар.

Әмир башлангыч мәктәбендә белем алган укучылар да мәктәпләрен онытмыйлар. Мәктәп урнашкан күпфункцияле үзәк территориясен тәртиптә тоту өчен өч бертуган: Рәмзия Ихсанова , Гөлшат һәм Салават Әгъләмовлар күрсәткән матди ярдәмгә быел триммер (печән чапкыч) алганнар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100