news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районыннан Кәримовлар гаиләсе – республика бәйгесе җиңүчеләре

Алар “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” номинациясендә җиңү яулаган.

(Чирмешән, 25 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Әлкидә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Республиканың төрле министрлык һәм тармак җитәкчеләре, 11 районның муниципалитет, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары чакырулы булган әлеге чарада безнең район делегациясе дә катнашты.

Киңәшмә азагында иң яхшы авыл җирлекләре, шәхси хуҗалык, иң нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән гаилә фермалары Дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Алар арасында Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин белән Туймәт авыл җирлегендә уңышлы эшләп килүче Фәнисә һәм Мидхәт Кәримовларның гаилә фермасы да бар, дип яза җирле басма.

Кәримовлар бүген 30 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 15е-савым сыеры, сарыклары, атлары да бар. 

-Малны гел күп асрадык, - ди Мидхәт Кәримов.- Берничә ел элек авыл янәшәсендә генә участок алып мини-ферма төзедек. Дәүләт 200 мең сум субсидия бирде. Ике савым аппаратын да районнан бушлай алдык. Бүген көн саен уртача 100 килограмм сөт сатабыз. Кышка җитәрлек күләмдә азык әзерләдек. Үзебезнең 56 гектар җиребез бар. Мал асрап көн күрәбез. Иртән дүртенче яртыда торабыз инде. Сөтне вакытында алып китәләр, акчасын вакытында түлиләр.

Кәримовлар пайчыларны да буш итмиләр, аларга печән биргәннәр, бөртектән дә өлеш чагармакчылар. Үзләренә яңа склад-гараж төзи башлаганнар.

Туймәттәге байтак шәхси хуҗалыклар сыерларын да монда алып киләләр, нәсел үгезе яхшы тәрбиядә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100