Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районыннан 57 ир-ат килешү буенча хезмәт итә
Контракт буенча хезмәткә елның теләсә кайсы вакытында китәргә мөмкин.
(Чирмешән, 31 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Армия хезмәтенә чакырылучы егетләр бер ел срочный хезмәт урынына ике елга контракт буенча хезмәт итә алалар. Язгы чакырылышта дүрт чирмешәнле килешү буенча хезмәтне сайлаганнар да инде, ел башыннан андыйлар барлыгы алты булган, дип яза җирле басма.
-Контракт буенча хезмәтнең өстенлекләре күп, - ди Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссарының өлкән ярдәмчесе Дания Нуретдинова. -Иң элек алар хезмәт итү урынын үзләре сайлый ала, ай саен тиешле хезмәт хакы бирәләр, хәрби стажлары бара. 20 ел андый стажы булучылар пенсиягә чыга һәм илнең теләсә кайсы өлкәсеннән фатир ала ала.
Бүгенге көндә районнан 57 кеше контракт буенча хәрби частьләрдә хезмәт итә.
Контракт буенча хезмәткә елның теләсә кайсы вакытында китәргә мөмкин. Берничә ел элек хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан егетләр арасында да бу юлны сайлаучылар бар. Бүгенге көндә шундый ике якташыбыз документлар әзерли. Килешү буенча хәрби хезмәткә белгечлеге булган, урта һөнәри белемле яки югары уку йорты тәмамлаучылар алына, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз