news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районындагы йөз мини-фермада 675 баш сыер асрыйлар

Тугыз ай йомгаклары буенча, бу эштә район республикада өченче урында.

(Чирмешән, 22 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районындагы йөз мини-фермада 675 баш сыер асрала. Ел башыннан савым сыерлары саны 16 га арткан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Үткән елларда һәм быел әлеге мини-фермаларны үстерү буенча программага кергән 27 хуҗалыкның бары берсендә генә эш башланмаган. Ел башында документлар җыйган 20 хуҗалык, җәй айларында төзелеш эшләрен тәмамлап, субсидия дә алган.

Тугыз ай йомгаклары буенча, бу эштә район республикада өченче урында.

2017 елда 14 хуҗалык дәүләт ярдәменнән файдаланган булган. Калган хуҗалыкларда эш дәвам итә. 2017 елда субсидия алган 4 мини-фермада төзү эшләрен быел тәмамланганнар. Әлеге программага керергә теләк белдергән тагын ике гаилә бүген документлар туплау белән мәшгуль.

2015 елның декабреннән башлап бүгенге көнгә кадәр мини-фермалар төзелешенә республика бюджетыннан районга 18 миллион 260 мең сум субсидия бирелгән. Ә район ярдәме 5 миллион сум (төзелеш материаллары, саву аппаратлары, тана алучыларга бирелгән субсидия) тәшкил итә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot