news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районындагы “Мөшбикә” мәчете балалар өчен кышкы лагерь оештырган

Үткән ел гына ачылган “Мөшбикә” мәчетендә кышкы каникул көннәрендә мәктәп укучылары өчен лагерь эшләде.

(Чирмешән, 11 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Үткән ел гына ачылган “Мөшбикә” мәчетендә кышкы каникул көннәрендә мәктәп укучылары өчен лагерь эшләде .2 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр монда 35 бала көннәрен файдалы һәм кызыклы уздырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Малайлар һәм кызлар биредә ислам нигезләрен өйрәнделәр, иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таптылар, хәрәкәтле һәм логик уеннар уйнадылар, бассейнда, боз сараенда булдылар, кинофильм карарга да бардылар. Ялның соңгы көнендә балаларга район җитәкчелеге исеменнән Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot