news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районындагы хуҗалыкның берьюлы өч комбайнчысына бүләк китерделәр

Аларга 1500 әр сум акчага сертификат тапшырдылар.

(Чирмешән, 23 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районындагы “Серендеев Н.И” хуҗалыгының берьюлы өч комбайнчысына бүләк китерделәр, дип яза җирле басма.

Александр Ивановка, Алексей Кудряшовка һәм Александр Еферовка 1500 әр сум акчага сертификатны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин кырга ук илтеп тапшырды, алдынгыларга рәхмәт ирештерде. 

-Минем “Енисей” инде 10 ел стажлы, башка комбайннар да шул чама уракта катнашалар, ди - Александр Еферов. - Быел уҗым культуралары яхшы уңыш бирде, әмма арпа, сабан бодае нык үсә алмады, урак соңгарак калды. Алай да эшебездә тоткарышлар юк, көненә ике тапкыр ашаталар.

КФХ җитәкчесе Николай Серендеевның бүләк алган комбайнчыларга дәгъвасы юк, барысы да алдынгы, тигез эшлиләр, ди. Уңышы җыелган участокларны сабан белән сөрәләр. Бөртекне чистартып, урнаштыра баралар.

-Арышны гына сораучы юк, былтыргысы да файдасыз тора, -ди Николай Ильич. - Шуңа күрә быел уҗым бодае гына чәчәргә булдык. Чиста пар җирләренә күчмә фонд орлыгыбыз җитәчәк, ул чиста, яхшы тишелешле. 50 гектарда чәчкеч узды инде. Һава торышы арпа һәм сабан бодаен якын көннәрдә үк җыеп алырга мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз. Аерым проблемаларыбыз юк.

Комбайннарның әзерлекләренә карап, районда комбайнчыларны бүлөклөү тагын булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100