Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районындагы бер җәмгыятьтә 70 процентка якын мәйданга бөртеклеләр чәчелгән
Уҗым культураларын тукландыру барлык мәйданнарның 74 проценты, 10 мең 675 гектарда башкарылган.
(Чирмешән, 26 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә планлаштырылган мәйданнарның 67 процент өлешендә, ягъни 2210 гектарда орлыкларны туфракка күмдергәннәр. “Ильхан”да, “БИО АГРО”да бу күрсәткеч - 22-18 процент. Кайбер хуҗалыкларда чәчә генә башладылар.
Узган бер көндә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 1776 гектар җир чәчелгән. Тулаем 6705 гектарда чәчкечләр эшләгән (тиешленең 17 проценты). Туңга сөрелгән җирләрнең 64 процентында, 33 мең гектарда дым каплатылган.
Уҗым культураларын тукландыру барлык мәйданнарның 74 проценты, 10 мең 675 гектарда башкарылган.
Кызганыч, минераль ашламалар күпьеллык үләннәр участокларының барысын да тукландырырга җитми, гомумән, быел ашламалар, аз булгач, бик аз кертелә. Бу яктан районны еш кына урынлы тәнкыйть тә итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз