news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында үзсалым җыю буенча референдумга күпчелек халык килгән

Чирмешән җирлегендә яшәүчеләрдән бер меңәр сум күләмендә үзсалым акчасы җыю каралды.

Чирмешән районында үзсалым җыю буенча референдумга күпчелек халык килгән
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 18 ноябрь, “Татар-информ”, “Безнең Чирмешән”, Кадыйр Гомәров). Чирмешән авыл җирлегендә үзсалым җыю һәм куллану буенча узган бу референдумда исемлеккә кертелгән 5136 кешенең 54,89 проценты, 2819ы катнашкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Референдумга чыгарылган мәсьәләләрне хәл итү өчен Чирмешән җирлегендә яшәүчеләрдән (кайбер категория гражданнар мондый түләүләрдән азат ителә) 1000әр сум күләмендә үзсалым акчасы җыю каралды.

Үзсалым акчаларын җыю һәм куллануга кагылышлы референдум барышында бюллетеньдә куелган сорауны 1513 кеше (53,67 процент) хуплап тавыш биргән, 1276сы, ягъни 45,26 проценты - каршы.

Әлеге мәгълүматларны районның территориаль сайлау комиссиясеннән бирделәр.

Районның башка җирлекләрендә үзсалым акчалары җыю һәм куллану мәсьәләсе җыеннарда хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100