news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында үзсалым акчасына күпер ясаганнар һәм юл салганнар

Чирмешән районының Чирмешән авыл җирлегендә киләсе елда үзсалым акчалары җыю һәм аларны куллану буенча референдумда 1627 кеше катнашкан.

Чирмешән районында үзсалым акчасына күпер ясаганнар һәм юл салганнар
nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешәннең Амур ягында үзсалым акчасына күпер ясаганнар һәм юл салганнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чирмешәннең икенче мәктәбендә оештырылган сайлау участогында сайлаучылар исемлегендә 339 кеше исәпләнә. Кирпеч заводында, Яурка ягында, Яшьләр урамында, элеккеге аэродром территорияседәге яңа микрорайонда яшәүчеләр шунда килә.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендәге участокта сайлаучылар шактый – 864 кеше.

Бүген Чирмешән районының Чирмешән авыл җирлегендә киләсе елда үзсалым акчалары җыю һәм аларны куллану буенча референдумда 1627 кеше, ягъни исемлектәгеләрнең (5136 кеше) 31,7 проценты тавыш биргән.

Әлеге мәгълүматлар көндезге сәгать 12гә тупланган.

Референдум барлык участокларда да тыныч уза, диде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100