Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында үзсалым акчаларының 4 миллион сумы кулланылмаган
Кайбер авыл җирлекләре әле үткән - 2017 елгы үзсалым акчаларын да кулланып бетермәгән, вакыт барган саен ул акчаларның үзкыйммәте югала бара.
(Чирмешән, 18 июль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадрия Гамирова). Халыктан җыелган үзсалымга республика бергә-дүрт исәбеннән акча бирә. Агымдагы елның беренче яртысында җыелган үзсалымга да андый ярдәм кайткан. Ә бу елның соңгы алты аенда тупланганына республика өлеше 2019 елда гына була.
-Бүгенге көндә авыл җирлекләре Советларының исәп-хисап счетында 16 миллион сумга якын акча бар, - ди район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Әлеге акчаларга авылларда байтак эш башкарып була. Бу акчаны бүген кулланып калырга кирәк, чөнки төзелеш, ремонт, үзгәртеп кору эшләрен җәй көне коры, җылы вакытта башкару уңайлы.
Түбән Кәминкә, Туймәт, Ульяновка, Күтәмә, Югары Кәминкә, Яңа Кади авыл җирлекләре Советлары елның беренче яртысында ук 2018 ел өчен үзсалым акчаларын җыеп бетергән һәм алар счетына республика ярдәме дә кайткан. Әйтик, Ульяновка авыл җирлегенең исәп-хисап счетында бер миллион сумнан артык акча бар, Түбән Кәминкә авыл җирлеге дә авыл халкының мәнфәгатьләрен кайгыту өчен 900 мең сумнан артык акча куллана ала. Лашман һәм Иске Үтәмеш авыл җирлекләре буенча да план үтәлү алдында, санаулы сумнар гына җыясы калган. Ә менә Шешминка авыл җирлегендә тиешле сумманың 40 проценты гына җыелган, алар хисабында нибары 300 мең сумнан артык акча бар.
Кайбер авыл җирлекләре әле үткән - 2017 елгы үзсалым акчаларын да кулланып бетермәгән, вакыт барган саен ул акчаларның үзкыйммәте югала бара. Чирмешән һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә быел үзсалым акчалары җыелмады, чөнки референдум узмады. Бу авыл җирлекләре әле үткән елдагы акчаларын да кулланып бетермәгән.
Чирмешәннең – 4 миллион сумнан артык, Яңа Элмәле Советының исәп-хисап счетында 150 мең сумнан артык акча сарыф ителмәгән, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз