news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында үзмәшгульлек системасында 275 кеше төркәлгән

Үзмәшгульлеккә күчү - ирекле.

(Чирмешән, 17 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).  Чирмешән районында “Һөнәри керемгә салым” үзмәшгульлек системасында 275 кеше төркәлгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чирмешәндә яшәүче Айгөл Назыйрова яшь чактан ук кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата: бәйли, чигә, пешерә. Алабугада педагогика институтын тәмамлап кайткан яшь белгечкә башта эш табылмый, шул вакытта ул өйдә тортлар пешереп сата башлый.

-Яңа салым режимы хакында үзмәшгульлекне оештыру буенча белгеч - төбәк вәкиле Ленар Камалов яхшы аңлатып сөйләде, - ди Айгөл. – Миңа ул режим ошады. Бу системага күчү дә бик җиңел булып чыкты. Салым органнарына да барырга түгел. Мобиль телефонга, компьютерга, смартфон яки планшетка “Минем салым” мобиль кушымтасын алырга һәм салым органында шул кушымта аша теркәлергә кирәк. 

Айгөл әйтүенчә, заказлары байтак, якыннарын сөендермәкче булып шактый ераклардан, хәтта Санкт-Петербургтан да аңа мәрәҗәгать итәләр.

Бәйрәмнәрне алып баручы – тамада Оксана Сидорова өч ел элек гаиләсе белән Самарадан туган авылына - Девичья Полянага күченеп кайтканнар. Һөнәре буенча тәрбияче Оксана шәһәрдә яшәгән вакытта ук бәйрәм чараларын алып бара башлаган.

"Үзмәшгульлекнең отышлы яклары күп, минем кебек хезмәт күрсәтүчеләр өчен бик кулай система. Салым проценты аз, касса аппараты да кирәкми, декларация дә тутырасы юк. Шунысы да мөһим – клиентларга чек бирү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу юнәлеш буенча белгеч Ленар Камаловка рәхмәт, яңа салым режимына күчәргә ул ярдәм итте, аның үзенчәлекләренә төшендерде", - диде ул.

Салым түләүдән качып эш алып баручыларны тикшерү органнары ачыкларга, җавапка тартырга да мөмкин. Ә үзмәшгуль буларак рәсми теркәлгән кеше бернидән шикләнмичә тыныч күңел белән эшли, банклардан кредит алганда керемнәрен күрсәтә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100