news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында үзмәшгульлек системасында 130 кеше теркәлгән

Аеруча үткән айда теркәлүчеләр күп булды.

Чирмешән районында үзмәшгульлек системасында 130 кеше теркәлгән
Марат Гомәров

(Чирмешән, 13 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районында “Һөнәри керемгә салым” дигән үзмәшгульлек системасында 130 кеше теркәлде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу өлкәдә бигрәк тә чәчтараш, тырнак сервисы белгечләре, йөк ташучылар, камыр ризыклары пешерүчеләр, кием-салым тегүчеләр, арендага торак бирүчеләр, бухгалтер хезмәте күрсәтүчеләр күбрәк. Аеруча үткән айда теркәлүчеләр күп булды.

-Әлеге режим безнең республикада, шулай ук Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә бу ел башыннан сынау рәвешендә – пилот проекты буларак эшли башлады, – ди Татарстан Республикасында эшкуарлыкны яклау буенча үзәкнең үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча райондагы төбәк вәкиле Ленар Камалов.

- Хәзер үзләренә эшләүче һәм акчаны клиентлардан турыдын-туры алучы кешеләр үзмәшгуль сыйфатында теркәлә һәм үз бизнесларын ачык итә ала. Бу ысул аларга исәп-хисап счеты ачмыйча юридик затлар белән эшләргә, реклама бирергә, дәүләт сатып алуларында катнашырга мөмкинлек бирә.

Кайбер шәхси эшмәкәрләр статусын саклап үзмәшгуль була ала. Үзмәшгуль кешеләргә касса аппараты кую кирәкми, алар төрле хисаплардан азат ителәләр. Пенсия, социаль иминиятләү фондларына мәҗбүри кертемнәр түләү соралмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot