news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында үз-үзләренә кул салу очраклары арткан

86 яшьлек бер әби дә шундый үлемне сайлаган

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”). Чирмешән районында үз-үзләренә кул салу очраклары арткан. 2013нче елны Чирмешән районында үз-үзенә кул салуның 11 очрагы, суицидка омтылышның 3 очрагы теркәлгән. 2014 елның 20 августына инде районда 10 кеше үз-үзенә кул салган, дип борчылып яза “Безнең Чирмешән” газетасы.

Аларның 9сы ир-атлар һәм берсе хатын-кыз тарафыннан кылынган. Тугыз ир – атның алтысы 36 яшьтән 49 яшькә кадәр, икесе 50 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм берсенә 72 яшь булган. 86 яшьлек бер хатын-кыз да шундый үлемне сайлаган.

Яшәүгә үзләре нокта куючыларның җидесе – татарлар, икесе – чуваш һәм берсе - рус милләтеннән. Агымдагы елны суицид очраклары Чирмешәндә (2), Яңа Элмәледә (2), Керкәледә (2), Иске Үтәмештә (2), Лашманда (1), Иске Котышта (1) булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100