news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында “Йолдызлык – Созвездие“ фестиваленең сайлап алу туры узды

Районда “Йолдызлык – Созвездие” яшьләр эстрада сәнгате республика фестиваленең беренче - сайлап алу туры төгәлләнде.

(Чирмешән, 27 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында “Йолдызлык – Созвездие“ фестиваленең сайлап алу туры концертларын авылларда үткәрделәр, дип яза җирле басма.

Фестиваль концертлары 16 авылда узган, аларда 600дән күбрәк бала катнашкан. Барлыгы 426 концерт номеры тәкъдим ителгән, 197се икенче турга сайлап алынган.

-Быел “Йолдызлык” концертлары беренче тапкыр авылларда оештырылды, - ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, җюри рәисе урынбасары Әлфия Закирова. - Шуңа карамастан, күпчелек концертлар югары дәрәҗәдә узды. Укытучылар, тәрбиячеләр, клуб хезмәткәрләре искиткеч зур күләмдә эш башкарганнар. Әйтик, Ивашкино авыл җирлегендә узган концертта 91 бала катнашты, Ульяновка авыл җирлегендә 34 концерт номеры карадык, аларның барысы да диярлек икенче этапка узды. Бәркәтәдә җирле артистлар һәм туймәтлеләр чыгыш ясады. Биредә дә балаларның чыгышын рәхәтләнеп карадык, зал бизәлеше аерым мактауга лаек. Түбән Кармалканы да билгеләп үтәсе килә, биредә 25 бала бик матур концерт күрсәттеләр.

Фестивальнең икенче - сайлап алу туры гыйнварда дүрт зонада узачак, аннан соң, февральда район үзәгендә гала-концерт булырга тиеш. Җиңүчеләр март аенда Чистайда “Йолдызлык”ның зона турында район данын яклаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100