Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында ятимнәр өчен ике йорт төзеп бетергәннәр
Торак бирүгә исемлекне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы раслый.
(Казан, 20 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Быел районда ике ятим бала тораклы булачак. Чирмешәннең Кәбиров урамында төзелгән йортлар хуҗаларын кабул итәргә әзер. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.
«Әлеге йортларда төзелеш эшләре тәмамланды. Торак бирүгә исемлекне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы раслый», — ди район опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Светлана Хуҗиханова.
Бүгенге көндә районда 43 ятим бала торакка чиратта тора, шуларның унбише йорт яки фатирны Чирмешәндә алырга тели. Киләсе елда районда ятимнәргә шул кадәр (15) торак төзүне сорап документлар әзерләгәннәр, заявка биргәннәр.
Хәзер ятимнәргә торакны үзләре теләгән шәһәрдә алу мөмкинлеге бар. 14 яше тулгач бала торак алуга чиратка куела. 18 яше тулгач, ул торак алу хокукына ия була. Ятим бала әлеге торакта 5 ел дәвамында социаль наем буенча яши, шул вакыт эчендә аңа карата дәгъвалар булмаса, ул аны хосусыйлаштырырга хокуклы, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз