news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында яшь командирның фронттан килгән хатлары кадерле экспонат булып саклана

Әтисе улыннан килгән хатларны тегеп барган.

(Чирмешән, 7 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Әлеге хатның авторы Иске Үтәмеш егете Рәфгать Әхтәмов 17 яшендә, мәктәп эскәмиясеннән, сугышка китә. Ул көн саен диярлек фронттан туганнарына  хатлар юллый. Аның 98 хаты бүгенгесе көнгә кадәр сакланган, шуларның 94се – мемориаль үзәктә урын алган.

Ул хатлар - кадерле ядкарьләр. Рәфгать Шакир улы 1923 нче елда туган. Туган авылында 7 еллык, Лашманда урта мәктәпне тәмамлаган. Укуын бетерү белән, 1941нче елның июнендә, армиягә алынган. 6 айлык курслар үтеп, сугышка офицер дәрәҗәсендә керә. Брянск фронтында, Сталинград янында барган сугышларда, Курск-Орел тирәсендәге бәрелешләрдә катнашкан.

“Берсекөнгә һөҗүмгә күчәбез”, дип язылган соңгы хаты Рәфгатьтән 1943нче елның 8нче июлендә килә. Шуннан соң әтисе кайгылы хәбәр ала: “Сезнең улыгыз Әхтәмов Рәфгать Шакир улы, Социалистик Ватанны саклап, хәрби антына тугры калып, батырларча һәлак булды. Орел өлкәсенең Знаменское районы Кобыльское авылында җирләнде”.

-Бабай сугыш елларында авыл советы секретаре булып эшләгән, тәртипкә күнеккән кеше буларак, Рәфгать абыйдан килгән хатларны тегеп барган. Алар безгә шундый хәлдә килеп җиттеләр, - ди Рәфгать абыйның бертуган энесенең улы Рәфыйк Әхтәмов.

Бу турыда ул мемориаль үзәктә “Сугыш елы хатлары. 1941-1945 еллар” дигән республикакүләм фотокүргәзмәне ачу тантанасында сөйләде. Әлеге күчмә күргәзмәгә “Тарихи хәтер” проекты кысаларында, республикадагы музей фондларында, гаиләләр архивларында сакланучы сугыш елларында язылган хатларны барлап, санлы форматка күчерү барышында нигез салынган иде. Әлеге эш нәтиҗәләре буенча фотокүргәзмә оештырылды. Аңа Баулыда старт бирелде. Ул инде Ютазы, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы районнарында узган, һәрберсендә фотокүргәзмәгә яңа экспонатлар - солдат хатлары төшерелгән яңа баннер өстәлә. Чирмешән районыннан соң эстафетаны Әлмәт районы кабул итәчәк, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100