Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешән районында яшәүчеләрдә биш йөздән күбрәк берәмлек корал бар
2018 нче елда районда ирекле рәвештә корал тапшыруның 14 факты теркәлгән.
(Чирмешән, 30 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Бүген район территориясендә яшәүче 400 кешедә биш йөздән күбрәк берәмлек корал (ау, травматик, газ һәм башкалар) саклана. Бу мәгълүмат район полиция бүлекчәсеннән алынды. Район газетасы шул хакта хәбәр итә.
Участок инспекторлары районда яшәүчеләрнең корал һәм патроннарны ничек саклауларын даими тикшереп торалар. Корал һәм патроннарны гына түгел, дары һәм капсулаларны да бикләнә торган сейфларда сакларга кирәк.
Сейфлар аеруча ныклы материаллардан: металлдан эшләнгән, яки агачтан ясалып, металл белән тышланган булырга тиеш. Коралны чит кешегә бирергә ярамый.
Тикшерү вакытында корал саклау кагыйдәләрен бозу фактлары да ачыклана, диләр полиция хезмәткәрләре, бу очракта корал алына, хуҗасы административ җаваплылыкка тартыла. Агымдагы елда мондый 43 факт теркәлгән. Җитешсезлекләр бетерелгәч кенә, коралны хуҗасына кайтаралар.
Район эчке эшләр бүлегенә коралларны ирекле тапшырган өчен бүләкләү тәртибе дәвам итә, мылтык өчен - 1500, пистолетка 500 сум акча аласың. Полиция бүлекчәсенә теркәлмәгән коралны да тапшырырга мөмкин, бу очракта кеше җаваплылыкка тартылмый һәм шулай ук акчалата бүләк ала. 2018 нче елда районда ирекле рәвештә корал тапшыруның 14 факты теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз