news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районында яшәүче Оркыя Галиевага 90 яшь тулды

Оркыя Кыям кызы районда яшәүчеләрдән “РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы” дигән дәрәҗәле исем алган бердәнбер зат.

(Чирмешән, 2 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешән районында яшәүче Оркыя Галиевага 90 яшь тулды, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Оркыя Кыям кызы районда яшәүчеләрдән “РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы” дигән дәрәҗәле исем алган бердәнбер зат. Бу исем якташыбызга 1974 елда бирелә. Түбән Чегодай авылында туган Оркыя Галиева озак еллар татар теле фәнен укыткан.

Җитәкчелек исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Светлана Ганиева тәбрикләделәр. Алар Оркыя әбигә Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләү открыткаларын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Үзен шулай зурлап килүләренә бик сөенде ветеран, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot